Кан куеруны ничек булдырмаска?

Моның өчен өч төрле эчемлекнең файдасы билгеле.

Гранат суты. Италия галимнәре бу сутның табигый кан сыеклатучы чара икәнлеген ачыклаган. Ул тромбоцитларга бер-берсенә ябышырга ирек бирми, кан тамырларының тараюын тоткарлый. Моннан тыш та сутның тагын бик күп файдалы яклары бар.

Юкә чәе. Нигерия галимнәре юкә чәчәкләреннән ясалган чәйнең инфаркт һәм ишемиягә каршы тора алуы турында белдергән. Алар моны кандагы триглицеридлар дәрәҗәсен киметергә ярдәм итүче, кан басымын нормальләштерә торган антиоксидантлар булу белән аңлата. Бу антиоксидантлар табигый кан таратучы чара буларак эшли һәм ялкынсынуларны кисәтә. Табиблар юкә чәен иммунитет какшаганда да эчәргә киңәш итә.

Какао. Калифорния галимнәре, какао составында диетик полифеноллар тромбоцитларның активлашуын баса, дип ышандыра. Шуңа эчемлек аспирин кебегрәк нәтиҗә бирә һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан үлем куркынычын киметергә ярдәм итә.

Моннан тыш, галимнәр какаодагы цинкның стресс белән көрәшергә ярдәм итүен, гомерне озайтуын да билгели. Дөрес, сүз шикәрсез табигый какао порошогының файдасы турында бара.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2024-10-24/kan-kueruny-nichek-buldyrmaska-3981813

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле