Сәхнә йолдызы Лариса Долинаны кем алдаган?

Суд Долина фатиры белән мошенниклык турындагы эшнең икенче фигурантын кулга алды. 

43 яшь. Урта махсус белем. Кечкенә балалар юк. Дмитрий Леонтьевны Мәскәүгә Йошкар-Оладан танылган җырчы Лариса Долинага карата мошенниклык эше буенча китергәннәр. Леонтьев әфәнде күп тапкырлар хөкем ителгән, соңгы тапкыр — 2022 елда урлау өчен. Быелның июнендә иреккә чыккан булган.

  • Беренчел мәгълүматлар буенча, нәкъ менә ул җинаятьчел төркем әгъзалары сөйләшүләр вакытында кулланган телефоннарны һәм сим-карталарны сатып алган, — диләр башкала прокуратурасында. Ул үз банк счетларына зыян күрүчеләрдән акча алган, аларны акчага әйләндергән һәм җинаятьтәшләренә тапшырган.

Нәтиҗәдә суд Дмитрий Леонтьевны СИЗОга 22 декабрьгә кадәр җибәрергә карар чыгарды. Адвокат сүзләренчә, җырчының мал-мөлкәтенә кул сузучы суд карарына шикаять бирмәячәк. Гаепне тулысынча таныган, шикләнелүче һәм гаепләнүче сыйфатында күрсәтмәләр биргән.

чыганак: https://omet-rb.com/news/yoldyzlar-tormyshynnan-/2024-10-25/s-hn-yoldyzy-larisa-dolinany-kem-aldagany-bilgel-n-3984529

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле