Алты көнлек эш атнасы башланды

Бүген Россиядә алты көнлек эш атнасы башланды, ул 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

2 ноябрь, шимбә ялы 30 апрельгә күчерелде. Димәк, бу көнне россиялеләргә эшкә чыгарга туры киләчәк.

Ә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә Россия Хезмәт кодексының 96 маддәсе буенча, эшләми торган бәйрәм көне алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскара. 2 ноябрьдә дә шулай булачак.

Татарстан халкын өч көнлек эш атнасы көтә. Республикада 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-alty-konlek-es-atnasy-baslandy24-5895487

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле