Миллион булмаса да, бик күп инде!
Ришат Төхвәтуллин Алиясенә исәпсез-сансыз кызыл розлар бүләк иткән. Сторислардан күренүенчә, ир хатыны кайтканчы йокы бүлмәсен чәчәкләргә күмгән.
Алиянең авызы озак кына ябылмыйча тора, ул аны учы белән капларга мәҗбүр.
«Ришат, шаккатырдың», – дип яза социаль челтәрләрдә Алия.
Шунысы куанычлы, язылучылар арасында “Акчасын суга салган”, ” Бу чәчәкләр сулгач чыгарып ташларга кыен булыр инде”, “Шушы заманда акчасын башка максатта тотса ни була”, диючеләр юк!
«Чынлап торып гашыйк ир-ат кына эшли ала моны», «Миллион роза бардыр монда», «Ришат чын ир-ат икән», – дип язалар аларга.
Язмада: “Кызларга чәчәк бүләк итү оятмы? Ничек инде оят?! Кызларга чәчәк бүләк итмәү оят!” – дигән сүзләр яңгырый.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-10-29/kyzlarga-ch-ch-k-b-l-k-it-oyatmy-3987808 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–