Түләү алу өчен гариза язып тапшырырга кирәк.
Инвалидлар декадасы кысасында Казанда инвалид балалы гаиләләргә 10 ар мең сум бирәчәкләр.
Биредә сүз кимендә ике инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, I и II группа инвалид ата-аналар, шул исәптән балигъ булмаган балалы ялгыз ата яки аналар турында бара. Шулай ук бер яки күбрәк инвалид баланы ялгыз тәрбияләүчеләргә дә акча түләнеләчәк.
Түләү алу өчен 10 декабрьгә кадәр яшәү урыны буенча район хакимиятенә гариза, югарыда телгә алып үтелгән категориягә кергәнлекне раслаучы документлар, паспорт, туу турында таныклык. ИНН, СНИЛС күчермәләре, банк реквизитлары һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык тапшырырга кирәк.
10 көн эчендә түләүне бирү-бирмәү турында карар кабул ителәчәк. Бу җәһәттән тәфсиллерәк мәгълүматлар белән Казан башкарма комитеты карарында танышырга мөмкин.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155378/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday