Ильвинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнармы?

Җырчы Ильвина Дубайда ял иткәндә, язылучыларына интрига ясап, бик матур фото урнаштырды. Фотосурәттә – Дубайдагы иң зур, халык телендә «Парус» дип йөртелә торган «Бурдж-эль-Араб» кунаханәсе янында искиткеч романтик атмосфера.

Кызыл келәм түшәлгән юлга шәмнәр тезелгән. Тере роза чәчәкләре белән бизәлгән йөрәк эчендә инглиз телендә «Чык миңа кияүгә» дигән язу янып тора.

Сторисны күргән язылучылары Ильвинага котлау сүзләре яудырырга тотынганнар. Тик җырчы аларны тынычландырырга ашыкты.

«Монда минем директны смслар белән тутыргансыз. Көтмәгәндә булды! Котлаулар килә!. Юк, барысы да нормально. Мин әле дә кияүгә чыкмаган хатын-кыз. Бу вакыйганы миннән дә артыграк көтәсез булып чыга. Бик зур рәхмәт», — дигән ул.

«Мин үземнең тормышымнан кәнәгать, сүз дә юк. Әмма һәр хатын-кызның кияүгә чыгып, тулы гаилә булып яшисе килә торгандыр ул. Бүгенге көндә миңа андый тәкъдим булганы юк, көтәбез (көлә). Әлегә ничек бар – шулай яшибез», – дип сөйләгән иде инде күп еллар янәшәсендә булган кеше турында.

Ильвинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар?

чыганак: https://intertat.tatar/news/ilvinaga-kiyauga-cygarga-takdim-yasagannar-5869285

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле