Алсуга гомерендә ике тапкыр бик куркыныч булган

Җырчы җанатарларының аның җырларына реакциясе турында сөйләгән.  

Русиянең атказанган артисты августта Ян Абрамов белән аерылышты. Хәзер поп-йолдыз чыгышлары белән җанатарларын ешрак сөендерергә омтыла. Ул берничә дуэт номеры да әзерли.

«Минем эстрадада якын күргән кешеләрем күп. Мин нәкъ менә хәзер алар белән сөйләшүләр процессында. 2025 ел бик якты һәм бай булыр дип уйлыйм», — дип вәгъдә итте Алсу «Кичке тавыш» музыкаль релизлары презентациясендә.

«Евровидение-2000» финалисты гаугалы данга омтылмавын да белдерә. Җырчы сүзләренчә, аның җанатарларының күбесе — адекват кешеләр. Шул ук вакытта аңа ике тапкыр бик нык борчылырга туры килгән.

«Минем нормаль булмаган ир-егетләр белән күңелсез хәлләр булды, алар минем җырларыма бераз маниакаль карый иде. Мондый хәл берничә тапкыр күзәтелде, куркыныч булды. Нигездә, минем җанатарларым — бик игелекле, шәфкатьле, ачык һәм рухи яктан бай кешеләр. Минем музыка нәкъ менә шундыйларны җәлеп итә дип уйлыйм», — дип билгели сәхнә йолдызы.

«Зимний сон» хитын башкаручы сәхнәгә чыгар алдыннан һәрвакыт нәрсә эшләвен дә әйткән. «Мин эчтән генә дога укыйм», — дип аңлата ул.

Җырчы йөрәгенең ирекле булуын да раслый. «Ир-егет мине очрашуга чакырырга да мөмкин. Ләкин мин, мөгаен, баш тартачакмын», — ди ул, елмаеп.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-11-05/alsuga-gomerend-ike-tapkyr-bik-kurkynych-bulgan-3996430

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле