Банк белгечләре фикеренчә, акча-кредит сәясәтен тагын да кырысландырырга кирәк.
Россия Үзәк банкы 25 октябрьдә узган утырыш (анда төп ставканы 21 процентка кадәр күтәрү турында карар кабул ителде) буенча фикер алышу йомгагын бастырган. Анда әйтелгәнчә, якындагы утырышта – 2024 елның 20 декабрендә төп ставка тагын да арттырылырга мөмкин.
Төп сәбәпләреннән берсе – инфляция. Ул июль аендагы фаразга гына “сыешмый”. Акрынаю билгеләре дә күренми. Халыкның кредитларны, элеккечә үк, күп җыюы, кайбер тарифларның җайга салынулы булуы икътисадны авыр хәлгә куя. Кредитларның күп бирелүе төп ставка күтәрелүгә аеруча нык йогынты ясаган. Россия Банкы белгечләре фикеренчә, кредит бирүне ничек тә киметү ягын карарга кирәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/155680/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday