Мошенниклар WhatsApp кулланып, аккаунтка керү мөмкинлеге алу өчен мессенджерның «куркынычсызлык хезмәте» хезмәткәрләре булып, алдау схемасын куллана башлаган.
Җинаятьчеләр «иминлек хезмәте» булып кыланып кулланучыларга кушымтаны блоклау белән яный, аккаунт иясе булуны раслау өчен «коткару кодын» әйтүне таләп итә.
Чынлыкта исә, күрсәтелгән код аларга аккаунтка керер өчен кирәк, диелә хәбәрдә.
Код алган очракта мошенниклар профильгә керә, парольне үзгәртә һәм корбан исеменнән контактларга акча күчерү үтенече белән хат җибәрә.
Җинаятьчеләр төрле сәбәпләр яза, тик ешрак бу якын кешеләрнең янәсе авариягә эләгүе.
чыганак: https://rg.ru/2024/11/09/mash-moshenniki-pridumali-novyj-sposob-obmana-cherez-whatsapp.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday