Тагын ниндидер шоклар килеп чыкмаса, 2025 елда төп ставка (хәзер ул 21% тәшкил итә) кими башлаячак. Үзәк банк Рәисе Эльвира Нәбиуллина Дәүләт Думасының пленар утырышында шундый фаразын җиткергән.
“Сәясәтебез бәяләр үсүне тоткарлауга юнәлдерелгән. Юкса икътисадны тотрыклы төстә үстереп булмаячак”, – дип белдергән Үзәк банк башлыгы. Нәбиуллина басым ясап әйткәнчә, инфляция инде 4 ел рәттән югары дәрәҗәдә булып кала. Бу исә Үзәк банкны, “чир хроник чиргә әйләнмәсен өчен”, кыюрак төстә эш итәргә мәҗбүр итә.
Төп ставканы күтәрү бәя үсүгә генә китерә, чөнки кредит түләү чыгымнары арта, дигән фикер дөрес түгел, дип белдергән Үзәк банк башлыгы. Аның басым ясап әйтүенчә, әлеге чара инфляциягә каршы тору мөмкинлеге бирә. “Ставканы узган елның уртасындагы кебек 7,5% дәрәҗәсендә калдырган булсак, инфляция инде 20-30 процентка җиткән булыр иде”, – дип билгеләп үткән ул. Аның әйтүенчә, процент чыгымнары арту – вакытлы күренеш. Инфляция җиңелгәч, алар янә кимеячәк.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/11/156546/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday