Актаныш районы башлыгы Рөстәм Ильясов тоткарланган

Актаныш районы башлыгы Рөстәм Ильясов тоткарланган, ул алдап акча үзләштерүдә гаепләнә.  Кичә аның өендә һәм эш бүлмәсендә тентү узган булган һәм аның үзен дә тикшерү изоляторына алып киткәннәр.

Телеграм-каналлар язуынча, Рөстәм Ильясов район җитәкчесе өчен көлке диярлек суммада – 40 мең сум акчаны кесәсенә салуда гаепләнә. 2018-2021 елларда ул Сабан туе мәйданында эшмәкәрләргә сату итәр өчен рөхсәт биргән һәм шуның өчен акча алган. Ул менә шушы сумманы – 40 меңне кесәсенә салуда гаепләнә. 2021 елда Мөслимдә федераль Сабан туе узганын, анда 30 меңләп кеше катнашканын исәпкә алганда, бу сумманың бигрәк тә кечкенә булы күзгә ташлана.

Ильясов – тумышы белән Чаллыдан. 2004-2005 елларда Мөслим коммуналь хуҗалыгында, аннары «Мөслим инженерлык челтәре»ндә бүлек җитәкчесе булып эшләгән. Фаил Камаев район башлыгы булган чорда – 2016 елда башкарма комитет җитәкчесе булып Актанышка килә, 2017 елда министрлыктан киткән Энгель Фәттахов өчен урынын бушата. 2017 елда Мөслимгә башкарма комитет урынбасары булып кайта. 2022 елның февралендә кабат Актанышка башкарма комитет җитәкчесе булып килә – ул вакытта район башлыгы Ленар Зарипов иде. Гаиләле, 3 баласы бар.

Хәзер Фаил Камаев та, Энгель Фәттахов та җинаять эшләрендә гаепләнә. Фаил Камаев ришвәт алуда гаепләнә. Ул 14 ноябрьдә гаепләү ягы белән килешүгә барды, гаебен таныды һәм берничә җитәкчегә (аларның исемнәре әйтелмәде) каршы күрсәтмә бирде. Фаил Камаевның берничә эпизоды җиңелрәк маддәгә үзгәртелде, ул өй сагына чыгарылды. Фаил Камаевның килешүгә баруы турында мәгълүмат чыгуга ук, аның белән бергә эшләгән Илнар Фәттаховка – Энгель Фәттаховның улына каршы җинаять эше ачылды.

 чыганак: https://chelny-biz.ru/news/634162/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле