Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендә 5 айлык кыз бала һәлак булган.
Малаховка бистәсендә яшәүче ир-ат нәни кызын кыйный. Бала мәетендә бик күп травмалар булуы ачыклана.
«5 айлык кыз атасы кыйнаганнан соң үлгән. Аның башында һәм кулларында травмалар күп булуы билгеләнде», – дигән телеканал чыганагы.
Хәзер эшне полиция тикшерә. Баланың атасы тоткарланган. Якын арада аңа карата чикләү чарасы билгеләнәчәк.
чыганак: https://ren.tv/news/kriminal/1282208-otets-do-smerti-zabil-piatimesiachnuiu-devochku-v-liubertsakh ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday