Алар тиздән икенче тапкыр әти-әни булачак.
Шул уңайдан гаилә бик матур, үзенчәлекле фотосессия ясаган. Булачак әти-әнинең кулларында газета, ә анда «Тиздән бәби туа! Безнең гаиләбезгә кушылуыңа бик шатбыз. Рәхим ит!» – дигән сүзләрне укырга мөмкин. (бәбиләренең дөньяга киләчәген газета битләре аша хәбәр иткән җырчылар юк иде бугай әле). «Җан җылыңны тоеп яшим, сизәм йөрәк тибешең. Тиздән күрешәбез, Иншәаллаһ», – дип язган Гүзәлем фотолар янына.
Салават һәм Гүзәлем белән бергә аларның кызлары Мәдинә дә куана. Җырчыларның язылучылары да бу хәбәрне бик сөенеп кабул иткәннәр. «Сезнең өчен шатланып, еладым», – дигән комментарийга хәтле бар.
Салават һәм Гүзәлемне без дә чын күңелдән тәбрик итәбез!
чыганак: https://intertat.tatar/news/guzalem-ham-salavat-minnexanov-babi-kota-bu-xabarne-gait-bitlarenda-cygargannar-5869705 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday