Декабрьдә нинди үзгәрешләр көтелә?

Безне ниләр көтә?

*Россиядә хәрбиләр саны ишәя. Кораллы көчләрнең хәрби хезмәткәрләре 180 меңгә артып, 1,5 миллион кешегә җитәчәк. Президентның бу җәһәттән указы 1 декабрьдән үз көченә керде.

*Махсус хәрби операциядә катнашучыларны бурычын вакытында түләмәгән өчен җыем түләүдән азат итәчәкләр. Бу җыем бурычның 7 процентын тәшкил итә.

  • Чит илдән килүчеләрнең биометрик мәгълүматларын алу буенча эксперимент башлана. Беренче этапта алар бармак эзләрен һәм фотосурәтләрен Мәскәүнең Внуково, Домодедово, Шереметьево һәм Жуковский аэропортларында, шулай ук Маштаково автомобильләр үткәрү пунктында (Оренбург өлкәсе) тапшырачаклар. Киләсе ел азагына кадәр барлык үткәрү пунктларында да шуны кертү күздә тотыла. Ә инде икенче этапта (2025 елның 30 июнендә башлана) биометрик мәгълүматларны «Бердәм биометрик система» кушымтасы аша тапшырырга мөмкин булачак. Эксперимент Белоруссиядә яшәүчеләргә, илчеләргә һәм аларның гаиләләренә кагылмый.

*Бала тудырмаска өндәүчеләргә (чайлдфри) карата җәза чарасы куллана башлаячаклар. Моның өчен вазыйфаи затларга – 200 мең сум, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш оешмаларга 90 тәүлеккә эшчәнлекләрен туктатып тору каралган. Ә инде массакүләм мәгълүмат чаралары яки интернет аша балаларга чайлдфри идеяләрен таратучылар 400 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Вазыйфаи затлар һәм оешмалар исә тагын да күбрәк: 800 мең сум һәм 5 миллион сумга кадәр түләячәк.

*Ялган салым декларацияләре өчен төрмә җәзасы бирелә башлаячак. Моның өчен 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла.

*Арадашчылар мигрантлардан имтихан кабул итә алмаячак. Имтихан ала торган оешмалар исемлеге, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә, Эчке эшләр министрлыгы һәм Рособрнадзор белән үзара килештереп эшләнәчәк. Аның бәясен Хөкүмәт билгеләячәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157380/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле