“Больничный” бирү тәртибе үзгәрә, диләр…

Россия сәламәтлек саклау министрлыгы эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазьләрен бирү тәртибен яңадан карарга җыена. Үзгәрешләр 2025 елның 1 сентябреннән гамәлгә керергә мөмкин. Боерык проекты норматив-хокукый актлар порталына урнаштырылган да инде.

Хәзерге вакытта җәмәгатьчелектә әлеге башлангыч буенча фикер алышу төгәлләнеп килә, йомгаклар ясала. Тәкъдим ителгән кагыйдәләр һәр кешегә бирелгән “больничный” саны исәбен алып баруны күздә тота. Башлангыч авторлары фикеренчә, сәламәтлекнең какшау сәбәпләрен ачыклау һәм медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту чараларын күрү мөмкинлеге бирәчәк бу.

Әйтик, әгәр кеше ярты ел эчендә дүрт тапкыр “больничный” алса (сырхау туганын карау, медицина реабилитациясе узу, социаль әһәмиятле авырулардан дәвалану, бөер авыруы вакытында мәҗбүри процедуралардан тыш) табиб аның медицина документларын табиблар комиссиясенә тапшырырга тиеш. Министрлык вәкилләре билгеләп үткәнчә, бу башлангыч эшләүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157644/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле