Владимир Жириновскийның никахсыз туган улы Олег Эйдельштейн Олег Жириновский булды. Суд аны Жириновскийның законлы улы дип танудан баш тартса да, ул паспортын алмаштырган.
Эйдельштейнның дәгъвасын әле июнь аенда ук канәгатьләндергән булалар. Әмма шуннан соң сәясәтченең законлы улы Игорь Лебедев бу карарны шикаять итте, һәм Олег кабат әтисеннән «мәхрүм калды».
«Бик кызганыч, мин инде 3 ел үземне әтиемнең улы булуымны исбатлап йөрим», – дигән Олег.
Баштарак ул, болардан тыш, милеккә дәгъва кылырга җыенуын да әйткән иде. Болар (2020 елга декларацияләр буенча): 38,8 кв метрлы фатир, бушлай файдалануга тапшырылган хезмәт бинасы һәм 39 млн сум. Болар өчен Жириновскийның олы улы Игорь Лебедев, кызы Анастасия һәм Олег «көрәшергә» тиеш.
Эйдельштейн-Жириновский үзе Төньяк Осетиядән. 18 яшенә кадәр ул әнисе фамилиясендә – Газдаров була. Соңрак Эйдельштейн була, бу – Владимир Жириновскийның әтисенең фамилиясе. Олег һәм Жириновский бер-берсен чит итеп тормаган: мәсәлән, 2019 елның октябрендә Жириновский штрафлар буенча 300 мең бурычын Олегка аударып куя. Чөнки кортеждагы «Maybach» машинасы улы исеменә теркәлгән була.
чыганак: https://intertat.tatar/news/zirinovskiinyn-nikaxsyz-tugan-uly-sud-yulynda-iori-5869868 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday