Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә 15 минутта эремчек белән йомыркадан иртәнге аш әзерләргә тәкъдим иткән.
Ингредиентлар: 4 түгәрәк ләвәш, 4 йомырка, бөртекле эремчек, яшеллек (шпинат, петрушка, укроп һ.б.), помидор (чили), сыр.
Табага 4 ләвәшне видеодагы кебек куярга, йомырка һәм эремчек салырга, болгатып алырга, аннары яшеллек һәм угычтан сыр уарга. Табаны духовкага куярга.
Иртәнге ашыгыз тәмле булсын!
Илүзә Хөснетдинова рецепты
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—