Татарстанның рәсми хаҗ операторы “ДУМ РТ Хаҗ” 2025нче елда хаҗ кылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә: хәзерге вакытта юлламалар алып кую бара. Согуд Гарәбстанына керү 2025нче елның 15-30нчы май көннәренә, ә чыгу 2025нче елның 11-15нче июнь көннәренә билгеләнгән. Бу хакта Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан хаҗилары өчен 4 хаҗ программасы эшләнгән, аларның бәясе нинди кунакханәгә урнашуга һәм Әл-Хәрәм мәчетеннән ераклыкка, сәфәрнең озынлыгына, маршрутка (очкыч белән яки катнаш – очкыч+автобус), туклануга (2 тапкыр яки швед өстәле), программага корбан кертелүгә һәм башка хезмәтләргә бәйле рәвештә 4 400 доллардан 12 600 долларга кадәр тора.
Шул ук вакытта барлык юлламалар, нинди бәядән булуына карамастан, юл хакы һәм трансфер чыгымнарын, Мәккә һәм Мәдинәдә яшәүне, Гарәфә, Минада булуны һәм туклануны, медицина хезмәте күрсәтүне, гарәп, татар һәм рус телләрен белгән имам-җитәкчене озатып йөрүне, документлар рәсмиләштерү һәм укытуны, зәм-зәм суын һәм хаҗи комплектын үз эченә ала. Хаҗ комплектына барлык кирәкле әдәбият һәм рюкзак керә.
Хаҗ кылу өчен турлар Казаннан һәм Мәскәүдән дүрт программа буенча оештырыла
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/158399/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday