Россиядә эпидемия башланган

Россиядә «җиңелчә ковид» эпидемиясе башланган, авыручыларның күбесе бертөрле билгеләргә зарлана: бик каты тән авырта, хәл булмый, баш авырта, ә тән температурасы якынча 37,5 градус тирәсе.

Авыручыларның күбесе ОРВИ өчен хас булган башка симптомнарның әллә ни күзәтелмәвен әйтә: томау да юк, тамак та авыртмый. Шул ук вакытта авыру эләктергән кеше берничә көнгә бик нык хәлсезләнә.

Мондый беренче очраклар турында мәгълүмат ноябрь уртасында тарала башлаган, шуннан бирле авырулар саны арта барган. Пациентлар әйтүенчә, авыру ковидка охшаган, тик бераз җиңелчә. Шуңа күрә кайберәүләр аны «җиңелчә ковид» дип атый. Чир йоктыручыларның барысы да элегрәк шушындый симптомнары булган кеше белән аралашуын әйтә.

Авыру 3 көннән 5 көнгә кадәр дәвам итә, әмма арыганлык һәм хәл китү халәте ике атнага кадәр дәвам итә. Кайберәүләр бугазда авырту сизгән, тавышлары калынайган.

чыганак: https://intertat.tatar/news/rossiyada-inelca-kovid-epidemiyase-baslangan-5870085

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле