Камчаткада самолет югалган

Камчаткада радарлардан коммерция йөге ташучы Ан-2 самолеты юкка чыккан. Бу хакта төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Лебедев сөйләде.

Росавиациянең беренчел мәгълүматлары буенча, югалган самолет бортында өч кеше булган. RA-33555 теркәү номеры булган һава судносының Мильково – Оссор маршруты буенча рейс башкарганы билгеле. Авария радиомаяклары активлаштырылган.

Югалган Ан-2не эзләү өчен Камчатка авиация предприятиесенең ике МИ-8Т эзләү-коткару вертолеты җибәрелгән. Вертолетлар Петропавловск-Камчатский (Елизово) һәм Тиличики аэропортларыннан очып киткәннәр.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/kamcatkada-an-2-samolety-yugalgan-5897894

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле