Балыкны үзегез тозлагыз

Коры ысул белән тозлау ничек була?

Исән-имин булсак, тиздән Яңа ел җитәр. Табынга ниләр әзерлим икән дип баш вата һәр хатын-кыз. Бу уй ризык юклыктан түгел, шөкер, ә якыннарыңны тәмлерәк ризык белән сыйлау теләгеннән туа.

Балык. Һәр табынга да куела торган хәләл азык. Менә аны үзең өйдә  тозласаң, бернинди химия дә керми, тәмле дә була. Затлы кызыл балыкларны да, скумбрия кебеген дә тозлап, хушланырга була.

Ә бүген без сезгә кызыл балык тозлау рецептын тәкъдим итәбез әле.

0,5 кг кызыл балык тозлау өчен 4 аш кашыгы тоз, 1аш кашыгы шикәр комы  кирәк булачак. Кара борыч, укроп, канәфер (гвоздика)  өстәргә мөмкин. Дәфнә яфрагы да артык булмас. Болары сезнең ни яратуга карап.

Балыкны башта тазартып, кылчыкларыннан арындырып, кәгазь салфеткага салып, дымын саркытабыз.

Тоз белән шикәр комын кушып, яхшылап болгатабыз һәм балык салынасы савыт төбенә бер кат җәябез. Шуның өстенә балык кисәкләрен салып, калган катнашманы балык өстенә капларлык итеп җәеп салабыз (балык тозны да, башкасын да кирәгеннән артык алмый). Шунда ук дәфнә яфрагын салып була. Аннары аны суткычка куябыз. Бер тәүлектән балык әзер була (кисәкләре юкарак булса, 12 сәгать тә җитә).

Әзер  балыкны суыткычтан алып, салкын агымсу астында чайкатып, салфеткада шулай ук корытабыз.

Балыкны шул көнне үк ашый аласыз, сакларга кирәк булса, пищевая пленкага төреп, суыграк урынга куеп тора аласыз. 4-5 көн дәвамында тәмле, зарарсыз балык ашап кинәнерсез. Яңа ел якынайганда сез бу эшне эшли аласыз.

Монысы балыкны коры ысул белән тозлау булды. Аны рассолда тозлап та була. Ул хакта соңрак.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-12-17/balyk-tozlyybyz-4056013

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле