Кичә Татарстанның Питрәч районында М7 трассасында янгын чыккан.
Республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөртүчесе дөрес тизлекне сайламаган һәм «ГАЗель» га очып кергән, аны башка йөк машинасы тартып барган.
«ГАЗЕль» машинасына ут капкан. Һәлакәт нәтиҗәсендә фургон йөртүчесе урында үлгән. Автомобильләр тулысынча янып беткән. Урында автоинспекторлар эшли.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/158629/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Тереләй янып үлгән: Татарстанда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган
Авария Биектау һәм Дәрвишләр бистәсе арасындагы трассада була. Җиңел машина ВАЗ-2114 йөртүчесе, башта каршы як полосага чыга һәм фура белән бәрелешә, шуннан соң машиналар яна башлый. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе урында үлгән. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана. Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/133976/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
В "Татарстан"

Әлкидә юл һәлакәтендә япь-яшь егет машинада кысылып җан бирә [фото, видео]
Татарстанда юл һәлакәтендә машиналар капма-каршы бәрелешеп, “ГАЗель”нең 23 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Җитди һәлакәт Әлки районының Базарлы Матак янында килеп чыккан. Бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына хәбәр бүген 03 сәгать 48 минутта алынган.…
В "Татарстан"

Казанда яшәүче хатын кайчы белән улын үтергән
Бүген Казанның Юлиус Фучик урамындагы йортларның берсендә 5 яшьлек баланың үле гәүдәсен тапканнар. Малайны кайчы белән аның 27 яшьлек әнисе үтергән. Алынган җәрәхәтләрдән бала урында ук үлгән. Агентлыкка ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, вакыйга урынына Казанның Идел буе районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Сибагатуллин һәм Казан прокуроры Олег Дроздов килгән. Хәзерге вакытта шикләнелүче…
В "Татарстан"
ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:
