Актауда һәлакәткә юлыккан самолет шушы көннәрдә генә Казаннан очып киткән булган

«Azerbaijan Airlines» авиакомпаниясенең Баку – Грозный самолеты Казахстанның Актау шәһәре аэропортында һәлакәткә юлыккан.

Пассажир самолетының һәлакәт мизгеле видеога эләккән.

Самолет бортында 67 пассажир һәм экипажның 5 әгъзасы булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, бортта исән калган кешеләр булырга мөмкин. 60 кеше – Россия гражданины. Башта кимендә 6 кешенең исән калуын яздылар. Бераздан 12-14 кешенең исән калуы турында мәгълүмат чыкты.

5 кешене «ашыгыч ярдәм» машиналарында Актау хастаханәсенә алып киткәннәр. Тагын 1 зыян күрүчене авыр хәле аркасында күчерә алмыйлар.

Җиргә төшәр алдыннан самолет сәер итеп әйләнә башлый. һәлакткә юлыккан «Embraer-190» кошлар өере белән бәрелешү һәм руль идарәсен югалту аркасында авария сигналы тапшырган була. Әлеге самолет шулай ук Казаннан Бакуга да даими рейслар ясаган була һәм өченчекөн Татарстан башкаласында булган.

 

чыганак: https://t.me/todaykazan/19514

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле