Рөстәм Асаев: Колхоз чорында бик күңелле була иде бәйрәмнәр

Елан елында туганнар 2025 елдан нәрсә өмет итә?

2025 ел – яшел агач Елан елы. Елан дигәч, күңелләргә шик керсә дә, киләсе ел хуҗасыннан куркырга кирәк түгел. Аңа бик күркәм сыйфатлар гына хас, ди. Елан елында туучылардан да шүрлисе түгел. Аларга тирән акыл, зирәклек хас. Хәйләкәрлек һәм серлелек тә юк түгел. Хәер, үзләре турында үзләре сөйләсеннәр әле.

Рөстәм Асаев, Татарстанның халык артисты (1977 елгы): – Киләсе ел – безнең ел. Еланга хас сыйфатларга килсәк… Тормышта төрле чаклар була инде. Барлык эшләрне дә уйлап, планлаштырып башкарырга яратам. Барысы да төгәл булырга тиеш! Еланнан курыкмыйм дисәм… дөрес булмас. Иң истә калган Яңа ел дигәндә, әлбәттә, хатирәләр балачакка барып тоташа. Җигелгән «тройка» атларга утырып, гармуннар тартып, кошовка чаналарында йөрү… Колхоз чорында бик күңелле була иде бәйрәмнәр. Авылда өч бригада, шулар арасында ярышлар уздыралар иде. Авыл тулы кеше, эх!.. Якты хатирәләр бу… Яңа елда минем өчен иң зур бүләк – барыбызның да исән-сау булуы һәм тынычлык урнашуы!

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/159370/

Бәйле