Түләүле юллардан кемнәр бушлай йөриячәк?

Татарстанда яңа ачылган түләүле юллардан кемнәр бушлай йөриячәген әйттеләр.

«Федераль закон нигезендә Вознесение трактының икенче өлешеннән хәрәкәт иткән өчен түләүне берничә категория автомобиль йөртүчеләрдән алмаячаклар. Бу — махсус транспорт чаралары», — дип сөйләде Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта «Оптима-технологии» ҖЧҖ җитәкчесе Рөстәм Рәфыйков. Аның әйтүенчә, сүз Ашыгыч ярдәм, ЭЭМ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы машиналары турында бара. «Хәзерге вакытта хокук саклау органнары вәкилләренең хезмәт машиналарын да системага кертү юнәлешендә эш алып барыла», — диде ул.

Билгеле булганча, Вознесение трактының икенче өлеше 11 гыйнварга кадәр тест режимында, ягъни бушлай эшләячәк. 11 гыйнвардан җиңел машина йөртүчеләр өчен (I категория) Вознесение трактының икенче өлешеннән хәрәкәт итү – 90 сум, ә хәрәкәт күп булган вакытта (6.30–9.00 һәм 17.00–19.30 сәгатьләрдә) – 150 сум тәшкил итәчәк. Алексеевск – Әлмәт юлыннан хәрәкәт итүнең һәр чакрымы өчен җиңел машина хуҗаларына (I категория) – 4,50 сум түләргә туры киләчәк.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/159390/

Бәйле