АКШның яңа сайланган президенты Дональд Трамп Украинадагы конфликтны ярты ел эчендә тәмамларга өметләнүен әйтте. Бу хакта ул үзенең резиденциясендәге чыгышында әйткән.
«6 ай эчендә булыр дип өметләнәм», – дигән Трамп.
Аның әйтүенчә, ул Украинаның НАТОга керүенә каршы чыккан Россиянең «хисләрен аңлап була». Путинга кадәр үк Россия, НАТО Украина белән бәйле булмаска тиеш, дип әйтте. Бу – «ташка язылган». Аннары Байден, Украинаның НАТОга керергә мөмкинлеге булырга тиеш, диде. Шулай итеп, Россиянең баскыч төбендә НАТО пәйда була. Мин аларның бу яктан хисләрен аңлый алам», – дигән ул.
Трамп Украина конфликтында АКШ президенты Джо Байденны гаепләгән. Трамп Россия президенты Путинның үзе белән очрашырга теләвен белүен, әмма инаугурациягә кадәр моны эшләмәячәген әйткән.
Трамп Украинадагы конфликтны 1 тәүлек – 24 сәгать эчендә тәмамлаячагын әйткән иде. Аның фикеренчә, конфликтны тәмамлагач, Украинага Европа илләре гаскәрләре керергә тиеш.
чыганак: https://intertat.tatar/news/tramp-ukrainadagy-konflikt-tamamlanu-srogyn-aitte-5870441 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday