Россия Дәүләт Думасының Хезмәт буенча комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов киләчәктә дүрт көнлек эш атнасына күчү мөмкинлеге турында әйткән.
«Киләчәктә, чыннан да дүрт көнлек эш атнасына күчәрбез дип уйлыйм. Әмма бу барлык тармакларга да һәм барлык һөнәр ияләренә дә кагылмый», — дигән ул.
Депутат, фикерен дәлилләп, мисалга табибларны китергән. «Алар үз эшләрен читтән торып башкара яки пациентларны кабул итү вакытын киметә алмый», — дигән Ярослав Нилов.
Аның сүзләренә караганда, роботлаштыру һәм ясалма интеллект кулланылган тармакларда алга таба кул көчен киметергә мөмкин.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159863/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—