Илсөя Бәдретдинова улы белән бик четерекле темага сөйләшкән.
«Булачак хатыным миннән әзрәк олырак булса?» – ди миңа малай беркөнне. «Ярар, бик әйбәт булыр, сине җитәкләп йөрергә кеше булыр, күңелем тыныч булыр. Әйбәт булыр», – дидем.
«Әгәр бик яшь булса?» – ди. «Яшь булса, иртән уянасың да, яныңда яшь хатын инде, ятсаң да, торсаң да – яшь хатын. Тоже начар түгел».
«Әгәр ул бүтән диндә булса?» – ди. «Ярар инде, бүтән дин начармыни? Все нормально, бәйрәмнәребез саны артачак. Дини бәйрәмнәрне дә бергә үткәрербез», – дип әйттем.
«Әгәр ул кара тәнле булса?» – ди. «О, бигрәк әйбәт, бәбәйләрегез матур булачак», – дидем.
«Берәр нинди чикләү бармы?» – ди. «Бар, егет кеше генә булмасын», – дидем.
Мин үзем дә — килен булган кеше. Минем кайнанам нык әйбәт иде. Миңа калса, бианам, малаена караганда, мине ныграк ярата иде. Шуның өчен мин нормаль кайнана булырмын, дип уйлыйм», — ди Илсөя.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-01-25/kara-t-nle-d-yaryy-4096572 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday