Украинаның тынычлык турында сөйләшүләргә әзерме?

Украина оборона министры Рөстәм Умәров раславынча, Киев конфликтны төгәлләү турында сөйләшүләргә әзер. 

Моңа кадәр Владимир Зеленский, Украинаның АКШтан иминлек гарантияләрен алып, быел Россия белән конфликтны төгәлләргә теләвен белдергән.

“Украина сугышны төгәлләү буенча сөйләшүләргә әзер. Әмма Украина сугыш кырында көчле булганда гына гадел һәм озакка сузылган тынычлыкка ирешергә мөмкин”, – дип язган Умәров Facebook* (Россиядә экстремистик буларак тыелган) социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Президент Владимир Путин гыйнвар аенда Россиянең Иминлек советы даими әгъзалары белән киңәшмәсе барышында белдергәнчә, Украинадагы конфликтны җайга салуның максаты конфликтны алга таба дәвам итү йөзеннән яңа көч туплау, ял итеп алу өчен кыска сроклы тынычлыкка түгел, бәлки озак сроклы тынычлыкка ирешү булырга тиеш. Аның әйтүенчә, Россия хакимияте үз халкының мәнфәгатьләре өчен көрәшүне дәвам итәчәк, махсус хәрби операциянең мәгънәсе шуннан гыйбарәт. Путин билгеләп үткәнчә, Украинадагы тынычлык бу төбәктә яшәүче барча кешенең законлы мәнфәгатьләрен ихтирам итүгә нигезләнергә тиеш.

Америка президенты, үз чиратында, Зеленскийның Украинадагы конфликтны җайга салу буенча алыш-бирешкә әзер булуы турында белдергән, әмма нинди шартларда икәнен әйтмәгән.

Исегезгә төшерәбез: Мәскәү сөйләшүләргә әзер булуын берничә тапкыр белдерсә дә, Киев закон нигезендә аларга тыю кертте.

*Россиядә, экстремистик буларак, Meta (Instagram һәм Facebook) эшчәнлеге тыелган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162182/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле