Пенсия күләмен ничек арттырырга?

Пенсияне арттыру өчен пенсиягә чыгу яшенә җиткәч, пенсиягә чыкмыйча, тагын 5 ел эшләргә кирәк. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шул хакта сөйләп үткән.

Депутат әйтүенчә, пенсия күләме эш стажы һәм хезмәт хакына бәйле булганлыктан, пенсиягә чыгу яшенә җиткәннән соң да 5 ел эшләсәң, иминият пенсиясенең төп өлеше – 36 процентка, индивидуаль коэффициентлар – 45 процентка артачак. Бессараб шулай ук хезмәт хакы “конвертта” түләнгән оешмаларда эшләмәскә, үзмәшгульләргә пенсия балларын мөстәкыйль булдырырга киңәш иткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162197/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле