Ике атналык кыз баланы сатып җибәрмәкче булганнар

Хәзер нарасыйның сәламәтлегенә берни янамый.

Мәскәүдә хокук саклау органнары хезмәткәрләре яңа туган кыз баланы сатарга маташучылар юлына төшкән.

Сабыйның нибары ике атналык булуы мәгълүм. Хәзер аның сәламәтлегенә берни янамый. Баланы ашатып, йокларга яткырганнар. Тоткарланучылар турында әлегә мәгълүматлар юк. Нарасыйны кемнең сатып җибәрергә ниятләве дә мәгълүм түгел.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162342/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле