Татарстанның атказанган табибы Наталья Голованова белән хушлашу матәме иртәгә – 18 февральдә Республика клиник хастаханәсенең патологоанатомия бинасында узачак.
Танылган табиб Дәрвишләр зиратында җирләнәчәк. Наталья Голованованың республика клиник хастаханәсендәге хезмәт эшчәнлеге 45 ел дәвам иткән. Хезмәт юлын гинекология бүлеге табибыннан башлап, шуннан соң бала тудыру бүлеге табибы һәм бүлек мөдире, соңыннан баш табибның акушерлык һәм гинекология буенча урынбасары вазыйфасында хезмәт куйган.
Танылган табибның һөнәри осталыгы һәм акушерлык ярдәмен камилләштерүгә омтылышы зур гына уңышларга китергән. Мәсәлән, аның тырышлыгы белән Татарстанда тәүге тапкыр акушерлык реанимациясе хезмәте булдырылган. Наталья Владимировна искитмәле табиб кына түгел, бик әйбәт җитәкче һәм остаз да булган. Аның тәҗрибәсе һәм белеме яшь белгечләргә чын мәгънәсендә үз эшләренең осталарына әверелүенә ярдәм иткән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162710/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday