Россия һәм АКШның Украина буенча сөйләшүләре кайчан узачак?

Владимир Путин белән Дональд Трамп нәрсә сөйләшкән?

Русия һәм АКШ вәкилләре арасында Украинадагы низагны җайга салу буенча сөйләшүләр 18 февральдә Сәгуд Гарәбстанында узачак.
«Русия рәсми делегациясе катнашында Украина буенча сөйләшүләр сишәмбе көнне Эр-Риядта узарга тиеш», — дип хәбәр итә газета. Сөйләшүләрдә Кушма Штатларны дәүләт секретаре Марк Рубио, АКШ Президентының илкүләм иминлек буенча киңәшчесе Майк Уолц һәм Америка лидерының Якын Көнчыгыш буенча махсус илчесе Стив Уиткофф тәкъдим итәчәк.
Хәтерегезгә төшерәбез, 12 февральдә РФ Президенты Владимир Путин һәм Америка лидеры Дональд Трамп телефоннан сөйләште. Ике илнең лидерлары Украина проблематикасы, Якын Көнчыгыш төбәгендәге сәясәт, шулай ук ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр хакында фикер алышты. Сөйләшүләрдән соң Трамп аның Путин белән очрашуы Сәгуд Гарәбстанында узарга мөмкин дип белдерде.
чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162697/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле