Россия икътисадый үсеш министры Максим Решетников илдә бәяләр үсүне кулланучылар ихтыяҗындагы үзгәрешләргә бәйләп аңлаткан. Халыкның кереме үсү куллану өлкәсендә үзгәрешләргә китерде, әмма кайбер тармаклар яңа шартларга тиз генә җайлаша алмады.
“Куллану өлкәсендә үзгәрешләр бара, аның нигезендә эчке ихтыяҗ ята. Шул ук вакытта кайбер тармакларның ихтыяҗ артуга әзер булмавын күрәбез. Бу исә бәя үсүдә чагылыш таба. Ягъни инфляциянең зур гына өлеше куллану өлкәсендәге үзгәрешләргә бәйле”, – дип билгеләп үткән министр.
Аның әйтүенчә, әйтик, сөт ризыкларының кыйммәтләнүе, керемнәр үсү сәбәпле, куллану структурасы алышынуга бәйле.
“Кешеләр сыр һәм атланмайны күбрәк сатып ала башлады. Әмма бу ризыкларны җитештерү өчен сөт чималы әлегә чикләнгән. Ә инде савым сыерларның баш санын арттыру, яңа фермалар булдыру вакыт таләп итә. Моның өчен актив төстә акча җәлеп итәргә кирәк”, – дип билгеләп үткән Решетников.
Туризм өлкәсендә дә шундый ук хәл күзәтелә. Эчке сәяхәтләргә ихтыяҗның кинәт артуы тармакның бүгенге мөмкинлекләренә “сыешмый”. Көньяк төбәкләрнең бер өлешенә, Кырымны һәм Краснодар краеның бер өлешен кертеп, самолетларның очмавы да килеп туган хәлне катлауландыра. Хәзер туристлар, мәсәлән, Кавказ һәм башка төбәкләрне күбрәк сайлый.
“Туристлык өлкәсенә дә акча җәлеп итәргә кирәк. Илебез зур, кешеләргә теләсә кая очу һәм карау өчен альтернативалар кирәк”, – дип йомгак ясап әйткән Максим Решетников.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162817/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday