Ике хатынны салкыннар аямаган…

Көчле салкыннар Башкортстанның Салават районында фаҗигагә китергән.

Анда ике хатын туңып үлгән. Аларны Малаязда һәм Юныс авылында тапканнар.

17 февральдән 18енә каршы төндә Малаяз авылында яшәүче 63 яшьлек хатын өендә туңган. Билгеле булганча, ул шәхси йортта үзе генә яшәгән булган. Аның гәүдәсен ягылмаган мич янында тапканнар. Хатын-кыз спиртлы эчемлекләр кулланганмы, әлегә билгеле түгел.

18 февральдән 19 февральгә каршы төндә урамда Юныс авылында яшәүче 54 яшьлек хатын туңып үлгән. Ул ире белән яшәгән, фаҗига вакытында анысы эштә төнге дежурлыкта булган. Урам уртасында яткан хатынның гәүдәсен күршеләре тапкан. Шаһитлар сүзләренчә, ул өске киемдә булган, ләкин аяк киеме булмаган.

Бу гаилә авыл Советында уңай дип бәяләнә. Хатын-кызлар үлеменең хәл-шартлары һәм төгәл сәбәпләре ачыклана.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-02-19/ike-hatynny-salkynnar-ayamagan-4127996

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле