Кытай галимнәре ярканатларда яңа коронавирус тапкан. Ул кешеләргә дә йога ала. Вирусны Ухань университеты һәм Ухань Вирусология институты галимнәре тикшергән.
Мербековируслар төренә караган яңа вирус Гонконгта шома борынлы ярканатларда ачыкланган. Вирус HKU5-CoV-2 исемен алды. Галимнәр ачыклаганча, вирус кеше күзәнәкләрен зарарлый ала.
Әмма шул ук вакытта галимнәр, әлегә паника өчен сәбәпләр юк, ди. «Җентекләбрәк тикшерү таләп ителә», – ди галимнәр.
чыганак: https://www.kommersant.ru/doc/7517553 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—