Доллар курсының күпмегә тагын төшәчәк?

Россиядә долларның рәсми курсы 89 сумнан кимегән. Соңгы тапкыр узган елның сентябрь башларында шундый хәл күзәтелгән.

“Финам” финанс оешмасы белгече Александр Потавин әйтүенчә, тышкы сәяси вакыйгаларга бәйле бу. “Украина буенча әйбәт кенә килешүгә ирешелгән очракта, АКШ белән Россия арасында мөнәсәбәтләр яхшырырга мөмкин. Әмма, безнең фикеребезчә, Россия сәүдә балансындагы вазгыятьтән һәм акча мәсьәләсендә агымдагы хәлләрдән чыгып, доллар курсы 100 сум чамасы булырга тиештер. Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр өлешчә җайга салынса, Россиягә чит ил бизнесы капиталы керергә һәм шул рәвешле сум ныгырга мөмкин. Әмма әлегә сөйләшүләрнең ни белән тәмамланачагы билгеле түгел, шуңа күрә әлегә базарда катнашучыларның яңалыкларга карата тышкы реакциясе турында гына сөйләргә мөмкин. Мондый хәлдә доллар курсы берникадәр вакытка 80 сумга төшеп алырга мөмкин. Дональд Трампның хакимияткә килүеннән һәм АКШ белән Россия арасында сөйләшүләр башланудан чыгып фикер йөртсәк, сәүдә балансы яхшырып китәргә мөмкин”, – дип аңлатып үткән Потавин.

Белгеч искә төшереп үткәнчә, соңгы тапкыр мондый күренеш 2022 елның җәендә күзәтелгән.

“Соңгы 3 елда басылган зур гына акча массасы вакыт узу белән сум курсын төшерергә мөмкин. Ник дигәндә, Россиянең сәүдә балансы структурасында уңай динамика күзәтелми әле. Агымдагы ел азагына курс доллары 105-107 сум чамасы булыр дип уйлыйм”, – дип йомгак ясаган сүзенә Александр Потавин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163147/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле