Стаж югалган очракта пенсияне кабат ничек санарга?

Югалган пенсия стажын табу өчен Социаль фондка яки Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта юрист Иван Соловьев хәбәр итә.

Пенсия түләүләре күләмен шәхси хисап счетыннан (ИЛС) карарга була. Әлеге счетта иминият стажы, хезмәт хакы, эш бирүче түләгән иминият кертемнәре, пенсия коэффициентлары күрсәтелгән.

Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларда төгәлсезлекләрне ачыкласагыз, шушы счеттан мәгълүмат алып, Социаль фонд, Дәүләт хезмәтләре яки Күп функцияле үзәк аша хезмәт стажын раслый торган документлар җибәрә аласыз.

Шул ук вакытта пенсияне кабат исәпләү турында гариза да язарга кирәк.

«Пенсиягә чыгу хокукы алганнан соң да стажы күп, хезмәт хакы уртачадан артыграк булган кешеләр зур пенсиягә өмет итә ала», – дигән юрист.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/163295/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле