Тамак авыртса нишләргә?

Кышын тамак авырта, төчкертә, я йөткертә башлый

Тамак авырта башласа лимон ярдәмгә килә. Авыруның башлангыч чорында ярты лимонны кабыгы белән бергә ашыкмый гына ашап бетерергә кирәк. Шуннан соң 1 сәгать бернәрсә дә ашамаска, эчмәскә киңәш ителә. Эфир майларына һәм лимон кислотасына тамакның ялкынсынган тышчасына тәэсир итү өчен шул рәвешчә уңай шартлар тудырыла.

3 сәгатьтән соң лимонны кабат ашарга була. Шулай ук 2–3 телем кабыгыннан чистартылган лимонны авызга кабып суырырга да мөмкин. Суын йота барырга кирәк. Моны җиңеллек сизгәнче һәр сәгать саен кабатларга киңәш ителә. Файдасы тияр һичшиксез.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2025-02-27/tamagy-avyrtsa-limon-asha-4138713

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле