Җырчы Динә Латыйпованың күрәзәчелек сәләте ачылганмы?

Ул социаль челтәрдә болай яза:

«Бу мин — Динә. Исемемне әби кушкан. Холкым… Мин кешеләрнең эчке дөньясын үтәли күрәм, әмма үзләренә әйтмим.
Ничек кенә тигезләргә тырышсак та, без Адәм балалары төрлебез төрлечә. Кемдер бик якты күңелле, кемнеңдер җанын каралык кимерә. Үзе дә белми. Әмма күңел тарлыгы, икейөзлелек озата бара. Бар нәрсәдән соры бизәклэр эзли.
Ә инде якты күңелле кешелэрдән бәхет бөреләре шытып чыга. Алар белән рәхәт һәм алар башкаларны бәхет нурында коендыра. Яктылык телим! Бер-беребезгә матурлык бүләк итик. Якты төсләр аша гомерләрне озынайтыйк! Шатлык гормоннары сәламәтлегебезне ныгытсын! Рамазан ае — яктылык ае! Сафлану ае!

Килеп җиттек, шөкер. Инде исән-сау, шатлык белән уразаларыбызны тотарга насыйп булсын!»

Динә һәм Рафаэль Латыйповларны яратчулыр бик күп. Әллә нинди сөйкемле сөякләре бар шул аларның! Килешәсезме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2025-03-02/t-li-k-r-m-mma-ytmim-4141686

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле