Ирен, дүрт баласын җирләгән Гөлнәзирә Хафизова: Әле дә ышана алмыйм

Кукмара районының Зур Кукмара авылында гомер итүче Гөлнәзирә Хафизова – яратып яшәгән ирен, дүрт баласын салкын җир куенына салган кеше. Бер дә бәхетем булмады, дип өзгәләнсә дә, яшәр өчен көч таба алган ул. Кадерле кешеләренә дога кылып күңелен юата. «Мине шулар яшәтә дә инде», – ди ул.

– Язмышка үпкәләп ни файда? Нишли алам соң? Тәкъдиремә шулай язылгандыр инде. Ә бит тормышым бик матур башланды. Ирем Зиннур белән начар тормадык. Әйбәт ир булды. 39 ел бергә яшәп калдык. 57 яшендә үлеп китте, – дип сөйли Гөлнәзирә апа. – Үпкәсендә яман шеш иде аның. Табиблар, озак тормас, дисәләр дә, мин аны 11 ай яшәттем әле. Атна саен Казаннан үләннәр алып кайтып, шуны эчерттем. Бичарам үзе ни белән авырганын белми дә китте. Үпкәләреңә бик каты салкын тигән, дидем. Ахыргача аягында йөрде ул. Ә бит аның белән икебез бер җанга әйләнгән идек…

Сынаулар элегрәк башлана. 1971 елның язында йортлары яна аларның. Язгы ташу вакыты була. Өй эчендә ике нарасый… 5 яшьлек Илшат белән 6 яшьлек Ринат янына берәү дә керә алмый. Гөлнәзирә апа, сабыйларымны коткарам дип, тәрәзәне ватып эчкә керергә талпына, әмма тотып калалар.

– Ул чактагы хәлемне белсәгез иде. Балаларымны югалту ачысы әле дә йөрәгемдә. Ирем белән бер-беребезгә терәк булдык. Ул да авыр кичерде, мин дә. Әле ярый эш булды. Хезмәт белән онытылырга тырыштык. Тик ничек онытасың инде? – дип өзгәләнә Гөлнәзирә апа. – Өченче улыбыз Ришат туды. Дүртенчесенә Ринат дип исем куштык. Янәсе, шулай итеп сагынуны басам. Тик буламы соң ул? Зиннурым тикмәгә генә иртә китмәде. Шул балаларның хәсрәтен уйлап чиргә сабышу бит инде ул.

Гөлнәзирә апаның Ришаты өйләнә, хатыны белән матур яши. Кечесе Ринат гаилә кормый. Әнисе янында гомер кичерә. Бераз гына тормышым җайланды дигәндә, алар ишеген тагын кайгы шакый. 50 яшен тутырган Ришаты йөрәктән китеп бара.

– Имәндәй улымның юклыгына әле дә ышана алмыйм. Аның матур тормышына сөенеп яши идем бит! Хатыны да бик әйбәт булды. Әле дә мине ташламый. Оныкларым да әби дип кенә тора. Бөтен эшемне эшлиләр. Киленем булмаса, нишләр идем икән, дим. Ул миңа үз баламдай якын, – ди Гөлнәзирә апа.

Ринаты, контракт төзеп, СВОга китә. Дус егетләренә повестка килгәч, аның да китәсе килә. Чакырмагач, үзе теләп китеп бара.

-2024 елның 13 декабрендә озак итеп сөйләштек. Әни, мин сиңа иртәгә дә шалтыратам, дигән иде. Әмма хәбәр булмады. Ике телефонына 28 декабрьгә кадәр шалтыраттым. Тик алучы гына булмады. Ахыргача, яралангандыр, исәндер, дип көттем. Командиры шалтыратып, хәбәрсез югалды, дигәч тә, төннәр йокламыйча дога кылдым. Аллаһы Тәгаләдән, нинди хәлдә булса да, баламны кайтар, дип сорадым. Шөкер, озак ятмады. Кайтты ул… Тик табут эчендә, – ди Гөлнәзирә апа. – Актык баламны да җир куенына салу җиңел булмады. Бар өметем анда иде бит. Тик бернишләп тә булмый, үзе сайлаган юл. Хәзер инде мәете чит җирләрдә калмады дип тә сөенеп куям. Һәрнәрсәгә ияләнәсең икән. Югалтуларга да.

Гөлнәзирә апа, нәселебездә туганлык көчле, ди. Кайгыда да, шатлыкта да алар гел бергә. Якыннарыма бик рәхмәтлемен, ди Гөлнәзирә апа.

– Бала хәсрәтеннән дә ачысы юк. Үзең гомер биргән, җил-давыл тидермичә үстергән улларсыз калдым бит. Сәламәтлегем дә мактанырлык түгел. Авырлыклар эзсез югалмады: инсульт кичердем. Әмма бирешергә ярамый: балаларыма догаларым кирәк, – ди Гөлнәзирә апа. – Газизләрен югалткан ана күңелен ничек кенә юатсаң да, ул барыбер сагышлана. Кешегә сабыр бул дип тә әйтү җиңел ул. Ә менә түзә белүләре бик авыр! Берәүгә дә бала югалту ачысын күрергә язмасын.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/163781/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле