АКШ президенты Дональд Трамп нәкъ менә үзенең идарә итү чорында Россиянең иң күп кайгы кичерүен белдергән. “Трампның Ак йорттагы чыгышын Fox News телеканалы тапшырган”.
“Мин – дөреслек ягында: кайгыдан тыш, Россиягә берни дә китергәнем юк. Аларга берни дә бирмәдем. Мин аларга санкцияләр һәм Javelin бирдем. Россиягә “якын” булуым шул гына”, – дигән ул.
Трамп журналистның Украина конфликтына карата Америка һәм Россия сәясәтенең бер-берсенә охшашлыгы турында соравына шулай дип җавап биргән. Президент шулай ук бу процесста Европа илләренең катнашуы мөһим булуын, тынычлык килешүен ничек тә тизрәк хәл итәргә кирәклеген билгеләп үткән.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164037/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—