Хуҗабикәләргә дә хезмәт хакы түләячәкләрме?

Дәүләт думасында шундый башлангыч белән чыкканнар.

Анда йорт хуҗабикәләренә «хезмәт хакы» кертергә тәкъдим иттеләр.

Түләүләр идеясе гаилә әгъзаларының берсе тулысынча хуҗалык алып барган һәм якыннарын караган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Закон проекты әлегә Дәүләт думасында карауга әзерләнә.

Түләү күләмен Русия субъектының хезмәткә сәләтле халкы өчен яшәү минимумы дәрәҗәсендә билгеләргә тәкъдим ителә. Башкортстанда бүген бу — 17 мең 202 сум.

Закон проекты кабул ителгән очракта, түләүләргә хокукны Русиядә даими рәвештә гаилә әгъзалары белән бергә яшәүче һәм бары тик йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнүче хатын-кызлар алачак. Бу өйдә эш алып бару, балаларны, өлкән яшьтәге ата-аналарны яисә инвалидларны карау, шулай ук җыештыру, кер юу яисә ризык әзерләү кебек башка көнкүреш бурычларын үтәүне күздә тота.

чыганак: https://russian.rt.com/russia/news/1448557-nilov-posobie-domohozyaiki-muzhchiny

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле