Трамп Путин белән кайчан сөйләшәчәк?

АКШ Президенты Дональд Трамп иртәгә – 18 мартта Россия лидеры Владимир Путин белән очрашырга ниятли. Бу хакта ул журналистларга үзенең самолетында сөйләп үткән.

“Россия белән барысы да әйбәт бара, дип уйлыйм. Сишәмбе көнне нәрсә турындадыр игълан итәргә мөмкин булыр. дигән фикердә торам. Сишәмбе көнне Президент Путин белән сөйләшәчәкмен”, – дип белдергән Трамп Ак йортка “якын” журналистларга.

АКШ президенты әйтүенчә, Путин белән ул территорияләр мәсьәләсен һәм АЭСка контрольлек мәсьәләсен караячак. “Җир турында сөйләшәчәкбез. Электр станцияләре турында сөйләшәчәкбез, чөнки бик зур мәсьәлә бу”, – дигән ул, һәм, Вашингтонның Киев белән инде билгеле бер активлар белән бүлешү мәсьәләсен каравын әйткән. Трамп Украинадагы кризисны уңышлы җайга салу мөмкинлекләрен югары бәяләгән. Ул ялларда бик күп эшләр башкарылганлыгын билгеләп үткән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/164870/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле