Мәетләрне чанага салып йөрткәннәр

Бу нормаларны бозуга керәме?

Новосибирск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәетләрне күчергәндә әхлакый-этик нормаларны үтәү буенча “катгый киңәшләр” биргән.

Властьларның бу адымы Убинское авылының район дәваханәсендә мәетләрне чанага салып моргка илтүләре ачыкланганнан  соң булган. Үткәрелгән тикшерү күрсәтүенчә, монда нормалар бозу юк – кышкы мизгелдә мәетләрне  шуа торган төпле тимер носилкаларда ташу рөхсәт ителә.

Дәваханәнең баш табибы Ольга Босхомжиева хезмәткәрләрен яклап чыккан. Ул хезмәткәрләр тайгак юлда  үле гәүдәләрне носилкага салып  ташысалар күпкә начаррак булыр иде, дигән.

Мәетләрне күчерүгә кагылышлы тагын бер шаккатарлык очрак теркәлгән иде. 2024 елның ноябрендә Смоленск өлкәсендә яшәүче хатын әнисенең мәетен берничә сәгать машинада йөртергә мәҗбүр булган. Полицейскийлар үлгән хатынны арткы утыргычка утырткан, ә мәрхүмнең кызына автоинспекторлар туктата калса дип, белешмә биргәннәр. “Һәм болай диделәр: “Аны моргка илтегез, әмма морг 15.00 сәгатькә кадәр генә эшли. Сезгә дәваханәгә барып, морг ачкычын алып, аны шунда кертеп салып, ишекне бикләп, ачкычны урынына куярга кирәк”, – дип искә ала мәрхүмнең кызы полицейскийлар сүзләрен.

чыганак: https://omet-rb.com/news/d-nyada-nil-r-bar/2025-03-19/m-etl-rne-chanaga-salyp-y-rtk-nn-r-4163216

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле