Дәүләт Думасының Кырым төбәгеннән депутаты, иминлек комитеты әгъзасы Михаил Шеремет Америка президенты Дональд Трампка Россиягә килеп китәргә тәкъдим иткән. Аның әйтүенчә, Кушма Штатлар президенты, Россия халкының уе-мәнфәгатьләрен яхшырак аңлау өчен, илебезне күреп китәргә тиеш.
Трамп моңа кадәр, Россия белән якынрак мөнәсәбәттә булырга кирәк, дигән. Ул Россия Федерациясенең иң зур территориягә, иң кыйммәтле территориягә ия булып торуын искәрткән.
Шеремет, Трамның фикере уңаеннан, Россиянең чынбарлыктагы кыйммәте территориясенең зурлыгына түгел, бәлки кешеләренә бәйле, дип билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, Америка лидеры безгә килсә, бу фикернең дөреслегенә бик тиз инанырга мөмкин.
“Дональд Трампка, халкыбызның уй-нятләрен яхшырак аңлау өчен, илебезнең матурлыгын һәм казанышларын күрү өчен, Россиягә килеп китәргә кирәк. Трамп, Россиянең кыйммәтле территория генә булып тормавын аңлар, дип уйлыйм. Илнең чынбарлыктагы кыйммәте – иң элек изге күңелле, намуслы, рәхим-шәфкатьле кешеләребез ул”, – дип фикерләре белән уртаклашкан депутат.
Аның искәртеп үтүенчә, Көнбатыш илләре бик озак вакытлар дәвамында Россияне үзләренең дошманы итеп саный. Депутат фикеренчә, АКШ президенты илебездә булганнан соң Россиягә карата нәфрәт һәм дошманлык сәясәтенә нокта куелачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/165339/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday