Украинадагы конфликт тынычлыкка ирешүгә якын, дип белдерде АКШ Президентының милли куркынычсызлык буенча киңәшчесе Майкл Уолтц. «CBS News» эфирында Согуд Гарәбстанында булачак сөйләшүләрне ул шулай шәрехләде.
«Без (җайга салуга) якынлашабыз», – диде ул.
Ике як якын арада, аның сүзләренчә, Кара диңгездә утны туктату турында фикер алышырга һәм сәүдә юлларын торгызырга планлаштыралар.
Якшәмбе кичендә, 23 мартта, Эр-Риядта Украина һәм Америка делегацияләренең сөйләшүләре башланды. 24 март Россия сөйләшүчеләре шулай ук Эр-Риядка юл тотачак.
чыганак: https://intertat.tatar/news/ukrainadagy-xarbi-konflikt-axyryna-yakynlasa-5871873 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—