Рамил Шәрәповның концертында күңелсез хәл килеп чыккан

Юмор остасы Рамил Шәрәповның Уфадагы концертында күңелсез хәл килеп чыккан.

Бер тамашачысының хәле начарланып, «ашыгыч ярдәм» чакыртырга туры килгән. Бу хакта Рамил социаль челтәрдә сөйли.

«Уфа концертыннан соң нәрсә әйтергә дә белмим, дуслар. Күп һәм төрле хис-кичерешләр. Концерт матур гына башланып китте, әмма бер «ЧП» булды. Беренче бүлек ахырында, «Өммегөлсем»не җырлаган вакытта, бер апаның хәле начарланды, аңын югалтты. Бөтенесе чабыша, кычкырыша башлады.

Ахырдан ачыкланды: ул апа эпилепсия чире белән авырый икән.

Антракт алдыннан булды бу хәл… Җырларны туктаттык. Апаны залдан чыгардылар, әкренләп хәлгә килде. «Ашыгыч ярдәм» дә чакырткан идек. Бик борчылдык. Тик нишләтәсең инде, тормыш булгач, барысы да без теләгәнчә генә бармый. Ә тулаем алганда, концерт «бомба» булды», – ди Рамил.

чыганак: https://kiziltan.ru/news/kultura/2025-04-04/b-tenese-chabysha-kychkyrysha-bashlady-4183611

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле