Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендәге бәяләр: чиратны төнлә үк алып куялар икән

-- Р Л

Көздән бирле Казанның төрле базарларында ярминкәләр бара. “Арзанлы бәяләр, шәһәр халкына юнь бәягә азык-төлек алу мөмкинлеге дип рекламаланган ярминкәләргә башта төрле чиновниклар йөрде, халыкның кырылып товар алуы турында матур-матур репортажлар да чыкты. Хәзер инде ажиотаж бетте, түрәләр дә ярминкәләргә йөрүне ташладылар кебек. ТАТАР TODAY журналисты Мәскәү базары янындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсенә баргач, чиратларның кимемәвенә тап булды. Бу ярминкә һәр атна ялларында Батыршин урамында уза иде, хәзер Мәскәү базары янына күченде. Ит, сөт, йомырка, тавык итен чират торып алалар. “Пестречинка” тавыкларына 25ләп кеше чиратка тезелгән иде.

Бәяләрне исә һич кенә дә арзан дип әйтеп булмый.

Мәскәү базарындагы бәяләр:

Он (1 категория) – 10 кг – 300, 2 кг – 60

Сыер мае – 1 кг – 770

Сыр – 499-770
Тильзитер – 599
Гауда – 599
Витязь – 599

Балык:
Ысланган форель – 1300
Тозланган сельдь – 400
Минтай – 280

Сөтнең бер литры (3,5 майлылык белән) – 50

Ит:
Сөякле сыер ите – 500-550
Сөяксез тана ите – 650

Йомырка (дистәсе):
Сайлап аныган эреләре 105
1 категория – 100
Вак йомырка – 90

Шикәр комы – 1 кг 60 сум

Тавык (бройлер түшкәсе) – 175
Тавык боты – 182
Тавыктан купаты – 313
Тавык канаты – 264
Тавык аягы – 244
Фарш – 137
Котлет – 212

Иң зур чират кыяр-помидорга иде. Анда чиратың җиткәнне берәр сәгатьләп көтәсе, әмма аның кадәр көтсәң, товары җитмәячәге күренеп тора. Кешеләр кыяр-помидор алырга төнлә үк килеп чиратка басалар икән.

Бәрәңге – 40
Кишер – 35
Чөгендер – 30
Суган – 40
Кыяр – 110
Помидор – 121
Помидор (слива) – 121
Борыч – 176
Баклажан – 176
Күк җиләк (голубика) – 125 граммы 200
Кура җиләк – 517

Халыкның ярминкәгә йөрүе аңлашыла. Кызык өчен генә янәшәдә торган “Пятерочка”га да кереп бәяләрне карап чыктык. Бәяләр күпкә югарырак. Иң арзанлык – инде урыны-урыны белән йомшый башлаган помидорлар 224 сум тора. Кыяр – 149-360 сум.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән фоторепортаж:

Бәйле