Рөстәм Нәбиев халыкны аптыраткан

Аны бу хәлдә күргән кешеләр шаккаткан.

Рөстәм Нәбиев хәер сорашучы ролендә социаль экспериментта катнаша.  Фото-видеолардан күренүенчә, ул озын ак чәчле, сакал-мыегы күптән кырылмаган, таушалган өс-башлы абзыйга әйләнгән.

Сюжетның бер өлеше моннан гыйбарәт: бомж ролендәге Рөстәм бер офиска кереп бара һәм ялгыш кына анда эшләүче кешегә тиеп китә. Анысы : “Син беләсеңме бу костюм күпме тора? Синең беркемгә дә кирәкмәгән җаныңнан кыйммәтрәк!” – дип җикеренә. “Шулай, шулай…”, ди Рөстәм.

Язылучылары аңа бу проблемага игътибар иткәне өчен рәхмәт белдергән.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-04-13/r-st-m-n-biev-halykny-aptyratkan-4195861

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле